26 майда мөфтияткә дә, бер мөхтәсибәткә дә карамаган Алабугадагы бәйсез мөселманнар мәхәлләсе табигать кочагында Сабантуй үткәрде.
Ат чабышы һәм көрәштән кала бу бәйрәмдә Сабантуйда була торган бөтен уеннар, ярышлар үтте, дип белдерде әлеге бәйсез мәхәллә җитәкчесе Фәрит Гатауллин.
Алабугадан җиде чакрым ераклыкта, Казанга бара торган олы юлдан ерак булмаган Хлыстово авылы янында үткән җыенда башта балалар, аннан өлкәннәр чабышкан, йомырка салынган кашык кабып та узышканнар һәм шулай башка милли уеннар да катнашучыларның күңелләренә хуш килгән. "Бәйрәмебез башка Сабантуйлардан аерылып тора. Бездә карап торучы юк, һәркем дә уеннарда, ярышларда катнаша", ди Гатауллин. Җиңүчеләр бүләкләр алган, казан асып аш та пешергәннәр."Табигать кочагына чыгуыбызны Сабантуй дип тә, җыен дип тә, үзенә күрә бер күңелле чара дип тә атарга була. Сабантуй дип өздереп кенә әйтү дә килешмәс. Хәзер укулар бетеп килә, балалар белән табигать кочагында күңел ачу бездә күптән күркәм гадәткә әйләнде, бу 12нче тапкыр чыгуыбыз", ди Гатауллин.
Бергәләшеп намаз укыгач, бер түгәрәккә җыелып фикер алышканнар. "Безнең татарларны борчый торган гап-гади генә хиҗап мәсьәләсе бар. Яулык ябып йөрүгә килгәндә дә төрле карашлар яшәп килә. Намаз укыган, әмма хиҗап кимәгән мөслимәләр бар. Менә шундый гап-гади мәсьәләләр турында фикер алыштык. Аннан акрын гына тормышта хатын-кызның роле, бала тәрбияләү мәсьәләләре турында сөйләштек. Без аралашканда бәхәсләшәбез дә, кызып та китәбез. Фикерләшүләр вакытында үгетләүләр дә, ниндидер карар чыгару да юк. Һәркем өенә кайткач нәтиҗәне үзе ясый, уйлана, бернәрсә дә көчләп тагылмый", ди Гатауллин.Бүгенге көндә генә башланган әйбер түгел, күптән инде, Русиядә генә түгел, ә башка илләрдә дә гади кеше Коръәнне укый алмый, төрлечә укыйлар, төрлечә аңлау килеп чыга дип куркытып, кешеләр галимнәр өйрәтүе буенча гына аңларга тиеш дигән фикер яшәп килә. Шуның нәтиҗәсендә ясалма рәвештә сөннәт килеп чыккан, ясалма рәвештә төрле фиркаләргә, мәзһәбләргә бүленгәннәр. Шуның нәтиҗәсендә шигыйлар һәм сөнниләр дип үзара ызгыш килеп чыга. Без төрле мәзһәбләрне танымыйбыз. Бары тик бер генә исем бар. Ул да булса, Аллаһы тәгаләнең барлыгына буйсынучы мөслимнәр. Без шуңа күрә үзебезчә яшәргә булдык", ди Гатауллин.
Бу мәхәлләдә хәзрәт, мулла дигән төшенчәләр дә юк. "Бездә беркемне дә аеру юк, без шулай килештек, миннән кечерәкләр миңа Фәрит абый, дип дәшә. Киемгә килгәндә дә ниндидер чикләүләр юк, сакал үстерми икән аның үз эше. Яулыксыз хатын-кыз килә икән, килсен. Без ул яулыксыз йөрергә тиеш дип әйтмибез. Ул ансын үзе хәл итә. Безнең өчен кешенең рухи дөньясы әһәмиятле. Намаз укыганда да ул аягын алай куймый, дип бәйләнергә хакыбыз юк. Хәзер тышкы формага гына карап, асылын аңламыйча ваһһаби, сәләфи дип бүлгәләп бетерделәр. Үзара ызгышлар да булгалый. Мин тышкы күркәмлек кирәкми дип әйтмим, ансы да булырга тиеш. Иң әһәмиятлесе кешенең Аллага ышануы", ди Гатауллин.
Без чит ил галимнәрен, Сәед Нурсиларны өйрәнәбез, алары да яхшы. Әмма безнең тәрбия мәсьәләсендә Каюм Насыйриларның хезмәтләре бар. Бу милләтчелек түгел. Мин үзем Толстой әсәрләрен укырга яратам. Ислам кысаларында булган милләтчелек – ул яхшы. Ул милләтне дә саклый, башка халыкларга карата да яхшы мөгамәлә урнаштыра, берәүне дә кимсетми", ди Гатауллин.
Azatlyk radiosy. Praga
ВСЕ НОВОСТИ